Газетага язылу

«Андый кеше башка юк»: хәйриячеләргә Әсгать Галимҗанов премиясен тапшырдылар

Март ае иде. Хәйрияче Әсгать Галимҗановның хәлен белергә бардык. Колхоз базары янындагы ике катлы агач йортта яшәде ул. Безне күреп, тәрәзәдән кул болгады. Без дә ерактан ук сәлам бирдек.

«Андый кеше башка юк»: хәйриячеләргә Әсгать Галимҗанов премиясен тапшырдылар
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Әсгать абый, чәй куй, хәзер синең янга керәбез! – дидек. 

– Чәй эчәргә хәтта ипием дә юк бит әле, – дип куйды ул шулчак.

Баксаң, Әсгать абый өеннән дә чыга алмый икән – йорты су эчендә утыра. Журналист Габделбәр Ризванов, тиз генә базарга барып, чәй эчәргә әйберләр алып килде. Күз алдына китерәсезме: балалар йортларына сиксәнгә якын автобус бүләк иткән кешенең чәй эчәренә ипие дә юк! Ә яшәгән шартлары турында әйтеп тә тормыйм...

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов әнә шундый истәлекләр белән бүлеште.

Яңа премия барлыкка килде!

Исән булса, Әсгать Галимҗановка быел 2 мартта 90 яшь тулыр иде. Танылган хәйрияче 2016 елның 3 гыйнварында бакыйлыкка күчте. Тик Әсгать абыйның исеме телдән төшми. Кремль янындагы һәйкәл үзе генә дә ни тора!

Быел Казанда хәйриячене бик зурлап искә алдылар. Башта Әсгать Галимҗанов һәйкәленә чәчәкләр салдылар, мәрхүмне җылы сүз белән искә алдылар. Анда Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячене якыннан белгән кешеләр җыелды. 

Ә Тинчурин театрында тарихта беренче тапкыр Әсгать Галимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Мәртәбәле бүләкне Татарстанның иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларына тапшырдылар. Чараны Татарстан Иҗтимагый палатасы белән «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды оештырды. 

Премиягә барлыгы 60 оешма дәгъва белдергән. Алар арасыннан бишесе бүләккә лаек дип табылды:

«Камалия» үзәге (Чистай), «Донор-Сёрч» донорлар эзләү оешмасы (Казан), «Я СМОГУ» оешмасы (Баулы), «Приют человека» үзәге (Казан), «Добрая Казань» оешмасы (Казан). Аларның һәркайсы республикада мәгълүм, алар нәкъ менә Әсгать Галимҗанов кебек игелекле, түләүсез эш башкара. Җиңүчеләргә 250 мең сум акчалата бүләк һәм дипломнар тапшырылды.

Конкурста катнашкан 13 оешмага исә дипломант исеме бирелде.

– Безнең Татарстан башкаларга төрле яклап үрнәк. Кремль тирәсендә генә дә милләтебезнең ике бөек улына һәйкәлләр куелган, берсе – Муса Җәлилгә, икенчесе – Әсгать ага Галимҗановка, – диде тантаналы чарага килгән Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Дога белән тәмамланган кич

Рәсми чаралардан соң Әсгать Галимҗановны искә алуны «Апас» якташлык җәмгыяте ифтар мәҗлесендә дәвам итте. Хәйрияче тумышы белән Апас районының Болын-Балыкчы авылыннан. Исән чагында ул туган ягына бик еш кайтып йөрде. Хәтта үзенә дип салган йортын Әсгать абый балалар бакчасы итәргә дә рөхсәт биргән иде. 2006 елда Болын-Балыкчы мәктәбенә ПАЗ автобусы бүләк итте ул. Туган авылындагы мәчетне төзекләндерүгә дә 10 мең сум акча күчерә. Ә ул чорда әлеге суммага бер «Волга» машинасы алып була.

Ифтар мәҗлесендә Әсгать абый турында бик күп җылы фикерләр, кызык та, кызганыч та истәлекләр яңгырады. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйтмешли: «Андый кеше бүтән юк». Үзе фәкыйрьлектә яшәп, балалар йортларына сиксәнләп автобус бүләк иткән, бөтен эшләгәнен хәйрия өчен тоткан гаҗәп кеше бит!

– Районыбыз талантлы кешеләргә бай, – диде Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин. – Әмма Әсгать Галимҗанов арада иң үзенчәлеклесе – гомерен изгелек кылуга багышлаган кеше. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәриповичка рәхмәт, Кремль яныннан: «Әнә безнең Әсгать абыйга һәйкәл тора», – дип горурланып узам. 

Бу – чынлап та, зур дәрәҗә. Алга таба да Россия күләмендә танылган бу хәйрияченең, изге җанның исеме онытылмас дип ышанам.

Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та хәтер саклау турында әйтте.

– Чынлап та гаҗәп кеше иде ул, кабатланмас. Якташлык җәмгыятенә дә килеп йөрде, – диде ул. – Бүген менә яшьләр дә аның турында күпме яңа мәгълүмат белде, димәк, Әсгать абыйның исеме онытылмаячак.

«Егерме елга алданрак туган беренче татар капиталистымы, әллә тормыш юлы безнең өчен үрнәк яисә шелтәләрлек булган изгеме? Юләр­ме яисә әлеге иксез-чиксез юләрләр йортында бердәнбер нормаль кешеме?» – дип яза 1997 елда «Огонёк» журналы Әсгать Галимҗанов турында. 

1990 елда ул балачакны яклауга керткән гаять зур өлеше өчен, Тереза Ана белән бер елда Халыкара балалар фонды ассоциациясенең иң югары бүләге – Лев Толстой алтын медаленә лаек була. Бүләкне алганда ул үзе болай ди:

– Намуслы хезмәтем белән мин зур акча эшли алдым һәм гомеремнең күп өлешен бәхетле балачактан мәхрүм булган ятим балаларны кайгыртуга багышладым. Шуңа күрә мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм һәм гомеремне заяга үткәрмәдем, дип уйлыйм. Әйдәгез, тормышны кадерлик, аны тагын да яхшырак һәм миһербанлырак итү өчен, кирәк вакытларда бер-беребезгә булышыйк, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтик...

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре