Анджелина Джоли Бөекбританиянең элеккеге премьер-министры Уинстон Черчилль иҗат иткән "Кутубия мәчете манарасы" картинасын рекордлы бәягә - 11,6 миллион долларга саткан.
Актрисаның картинаны сатуга куюын Christie's аукцион йорты хәбәр итә.
Сатып алучының кем булуы мәгълүм түгел. Әлеге картинаны Черчиль 1943 елда АКШның экс-президенты Франклин Рузвельтка бүләк иткән булган, ә 2011 елда Анджелина Джоли гаиләсе сатып алган.
Фото: AFP/Tolga Akmen
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез