Хатын-кызның хәмер белән дуслашуы аеруча куркыныч. Турыдан-туры балалар иминлегенә, гаилә тотрыклылыгына барып тоташа ул. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова сүзләренчә, проект төрле юнәлештәге белгечләрнең бердәм эшләве белән нәтиҗәле.
– «Аеклык ноктасы» алкоголизмнан интегүче әти-әниләрне дәвалый торган медицина программасы гына түгел, гаиләне саклап калу һәм балаларыбызның хокукларын яклау чарасы да әле. Ятим статусына ия булган балаларыбызның 90 процентка якыны – социаль ятимнәр, ягъни ата-аналары эчүдән интегүче балалар. Проект – ата-аналар өчен куркыныч бәйлелекне җиңеп чыгу чарасы гына түгел, ә үз балаларыңны кире кайтару өчен дә яхшы мөмкинлек, – диде Светлана Захарова.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина сүзләренчә, проектның башлангыч чорында анда нибары 45 хатын-кыз катнашкан булса, хәзер катнашучылар саны 200 гә җиткән. Бу юлы 201 хатын-кыз һәм 27 ир-ат катнашкан. Тугыз гаилә парлап килгән. Араларында ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән һәм бу хаталарын төзәтергә теләүчеләр дә бар.
– Күпчелеге социаль яктан куркыныч хәлдә калган күпбалалы гаиләләр. Сайлап алганда, беренче чиратта, хатын-кызның үз теләге булу-булмауга игътибар итәбез. Шуннан соң гына районнарның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе карары кабул ителә. Бүгенгә катнашучыларның 86 проценты проектны уңай нәтиҗә белән тәмамлады. 2025 елда проектта ирләре СВОда булган 12 хатын-кыз катнашты. Нәтиҗәсе уңышлы, – диде журналистлар белән очрашуда Илсөяр Гарифуллина.
Тернәкләндерүнең һәр этабында һәр гаилә өчен дәвалауның аерым планы булдырыла. Төп өлеше Республика клиник наркодиспансерында уза. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры-наркологы Резеда Хәева хатын-кызның хәмер белән дуслыгы бик җитди мәсьәлә булуын искә төшерде.
– Балалары булуга карамастан, аларның эчкечелек юлына басуларының сәбәпләре төрле. Ул нәселдән килергә, гаиләнең бер гадәте дә булырга мөмкин. Ирләренә ияреп эчүчеләр дә күп, стресс та шешәгә этәрә ала. Шуңа тернәкләндерүдә психотерапевтлар да, психологлар да, наркологлар да катнаша, төрле дәвалау чаралары кулланыла, – ди табиб. – Тернәкләнү юлыннан тайпылмасыннар өчен, гаилә белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Хәтта ирләрен чакырып, шәхси сессияләр уздырабыз. Үзләрен җиңәргә, кискен хәлләрдән чыгарга, каршы торырга, шәхси проблемаларны хәл итәргә өйрәнә алар бу программа ярдәмендә.
«Аеклык ноктасы» проектыннан бик уңышлы файдалана торган районнар бар. Түбән Камадан – 22, Бөгелмә, Баулы районнарыннан 11 әни катнашкан инде. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдриева «Аеклык ноктасы» проектына сайлап алулар башланганын игълан итте.
– Хәзерге вакытта 2026 елга катнашучыларны сайлау бара. Узган ел республика буенча 43 шәһәр һәм район катнашкан иде, быел барлык район-шәһәрләрдән дә тәкъдим килер дип өметләнәбез. Эшне мартта башлыйбыз, – диде Юлия Абдриева.
Проектка эләгү өчен район администрациясенә, я мәгариф оешмасына, шулай ук Татарстанда бала хокуклары комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Проектта катнашучылар белән араларны тиз генә суытмыйлар. Алар өч ел дәвамында күзәтү астында булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез