21 мартта Мәскәүдә поп-йолдыз Филипп Киркороаның әтисе Бедрос Киркоров белән хушлаштылар. Җырчының әтисе 92 яшендә вафат булды.
Аның белән хушлашу мәрасименә танылган кешеләр җыелган иде. Филипп Киркоров хушлашуда:
- Бу мине сафтан чыгарды, тик тормыш дәвам итә. Бу хәл мине тормышым буена шулай эзәрлекли: әни үлгәч, без аны җирләдек тә, һәм мин шул ук көнне Израильгә очтым-Иерусалимда концерт булды, халыкны шатландырдым... Артист тормышының өлеше шундый, без боларның барысын да сәхнәдән читтә калдырабыз, эшлибез, чөнки халык бернәрсәне дә күрергә тиеш түгел. Бу юлы да шулай,- диде ул.
Җырчы сүзләренчә, әтисе 92 еллык гомерен лаеклы, матур яшәде.
«Тик мин инде бала түгел. Хәзер мин гаиләдә баш, әти элек баш иде. Аның эшен дәвам итәчәкмен», - диде Филипп Киркоров.
Әтисе үлгәндә җырчы Мароккода булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез