“Әнием исән булырга тиеш”: аягын сындырган альпинистның улы Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән

Россия Тикшерү комитеты Кыргызстанда Тянь-Шан тавының иң биек ноктасы – Җиңү пигында аягын сындырган альпинист Наталья Наговицинага бәйле хәлләр буенча тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта “ТАСС” Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко мәгълүматларына таянып яза.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә Наговицинаның улының Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга юлланган мөрәҗәгате пәйда булган. Анда ул әнисенең исәнлеген раслау өчен Җиңү пигы тирәсен самолеттан видеога төшерүне оештыруга ярдәм итүне сораган.

“Тикшерү комитеты рәисе, Тышкы эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары белән берлектә, килеп туган хәлләрне ачыклау һәм альпинистны коткару максатында хәлдән килгәнчә ярдәм итү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә кушты”, – дип билгеләп үткән Петренко. Бастрыкин үзе куйган бурычны үтәүне контрольгә алган.
Исегезгә төшерәбез: Наговицина 7200 м чамасы биеклектәге Җиңү пигында аягын сындырган һәм 12 августтан бирле шунда кечкенә генә мәйданчыкта. Аны беренче тапкыр 16 августта коткару омтылышы ясалган. Әмма коткаручылар вертолеты, тауга утыра алмыйча, берничә кешегә, шул исәптән очучыларга зыян килгән. Икенче экспедиция 19 августта җибәрелгән. Әмма һава шартларының начар булуы сәбәпле, 3 көн ярымнан соң кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган.

Җиңү пигы (7 мең 439 м) альпинистларга менү өчен дөньяның иң катлаулы тауларыннан берсе булып санала. Тауда барлыгы 80нән артыграк альпинистның гомере өзелгән. Аннан әле бер генә мәетне дә җиргә төшерүгә ирешелмәгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре