Газабын да, ләззәтен дә үзе генә белеп, тугыз ай буе карынында күтәргән, җаннан җан аерылу ачысын татыган, кендек бавы өзелсә дә, күзгә күренмәс мең дә бер кыл белән баласы күңеленә тоташып калган, бар гомерен балаларына багышлаган әниләребезгә көн дә бәйрәм булса да, артык буласы түгел. Шулай бит? Өстәвенә, бу бәйрәм бездә генә түгел, бөтен дөньяда үткәрелә.
Күпчелек илләрдә – дәүләтләрдә аны майның икенче якшәмбесендә үткәрәләр икән. Кайдадыр мартта, кайдадыр сентябрьдә яки октябрьдә, Греция, Польша, Швеция, Франция, Филиппинда аны май аенда, әмма төрле көннәрдә үткәрәләр икән. Димәк, бар дөнья үз бәйрәмем дип үткәрә торган бу көндә әниләргә тагын бер кечкенә генә булса да хөрмәт күрсәтү бик урынлы булыр.
Авыл – районнарда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханә-мәдәният йортларында инде бу нисбәттән бәйрәм чаралары башланды да. Балтач районында соңгы көннәрдә үткән берсеннән-берсе эчтәлекле, хисле бәйрәм чаралары, төрле конкурслар бу борчулы чорда әниләр күңеленә аз булса да бәйрәм рухы бирсә иде, дип өметләнә оештыручылар. Авыл җирлекләре уллары яуда булган әниләрне өйләренә барып, хәлләрен белешеп, бәйрәм белән котласа, район күләмендә оештырылган чарада да аларның урыны түрдән булды. Шулай ук күп бала тәрбияләп үстерүче әниләр, район тормышында, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, юбилярлар, хөкүмәт бүләкләренә лаек булучылар хөрмәтләнде.
Әмма, килешәсездер, әниләр өчен иң зур бүләк, иң зур хөрмәт – баланыкы. Иң көтелгәне дә, иң кадерлесе дә шул. «Ни хәлең бар, әни?» дигәнгә җавап бирер кешебез барлыкка сөеник тә, аларны сөендерергә, хәер-фатихаларын алырга ашыгыйк. Гомеребезнең калган өлешен үкенмичә, тыныч күңел белән үткәрерлек булсын дисәк, соңармыйк, әниләребезне сөендерер өчен булган һәр форсаттан файдаланыйк.
Ә сез әниләрегезне бәйрәм белән котлыйсызмы?
– Әлбәттә, минем өчен бу – зур бәйрәм.
– Шөкер, әниебез көндәлек кадер-хөрмәттә.
– Кызганычка, әниебез вафат, догаларыбыз гына юаныч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез