Әниләр – балалар бакчасы өчен түләү кимү турында: «Бу – без көткән яңалык!»

Татарстанда баланы бакчага йөрт­кән өчен түләүгә үзгәрешләр керә. Бала үстерүче ата-аналар өчен күптән көтелгән яхшы хәбәр бу, чөнки яңалык алар файдасына.

Бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен түләү 3-4 мәртәбә кимиячәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кабул итте. Шулай ук күп кенә төркемнәрдә гомуми түләүләр күләме дә азая. Ул хакта Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде. «Балалар бакчасының аерым төркемнәре өчен түләү дүрт тапкыр арзанаячак», – диде Премьер-министр. Республика җитәкчеләре, икътисади кризис вакытында балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, шундый карар чыгарган. 12 майдан балалар бакчасындагы барлык түләүләр яңадан каралырга тиеш.

– Ул яңалыкны шул көнне үк ишетеп алдык һәм шатландык, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Лилия Әхмәт­җанова. – Безнең кызлар икесе дә бакчага йөри торган яшь­тә. Үзизоляциядән соң, бакчалар ачылгач, балаларны барлык көннәрдә дә йөртмәгән идек. Авылга кайтырга туры килде, аннары үзебез дә вакытлыча ялда. Өйдә торгач, баланы карау мөмкинлеге бар. Элек бакчага йөртсәк-йөртмәсәк тә, түли идек. Түгәрәкләргә дә йөрткәч, кыш көне түләү шактый артып китә, ике балага
10 мең сумга җыела. Президентның яңа  карары шактый акчаны янга калдырачак.

Лилия ул акчага балаларны тагын өстәмә түгәрәкләргә йөртергә ниятли. Әлеге гаилә үзизоляция көннәрендә бакчаның тизрәк эшли башлавын да көтеп алган. «Анда балалар белән бик нык шөгыльләнәләр, биш яшьлек Ләйләбез укый да, яза да белә. Шигырьләрне тиз ятлый, рәсем ясарга да оста, – ди Лилия. – Өйдә балалар әти-әни янында иркәләнә, дәрес карыйсылары килми. Үзебез дә кызганабыз бугай, күбрәк уйнасыннар, дибез. Бакча эшләп кенә торсын инде, йөртәчәкбез. Иң мөһиме, анда балалар бик теләп йөри». Бу гаилә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән бирелүче 10 мең сум акчаны алырга Пенсия фонды бүлегенә онлайн гариза тапшырган булган. Ике балага 20 мең сум акча банк картасы исәп-хисап счетына күчкән. «Ул акча килде дә. Менә тагын бер шатлык, – ди ана. – Мондый көтелмәгән куанычлар, күктән төшкән акча ел саен булып торсын иде».

Питрәчтә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Алсу Шакирова яңалыкны башкаларга да җиткерә башлаган. «Бакчага икешәр бала йөртүче гаиләләр күп, алар сөенәчәк», – ди Алсу. Үзе дә өч бала үстерүче әни буларак, бүтәннәрнең хәлен яхшы аңлый ул, чөнки яшь гаиләләрдә һәр сум санаулы. Әлмәттә яшәүче үзмәшгуль Хәлил Сафин исә бакчага түләү буенча соңгы хәбәрне бездән ишетте. «Бала белән хатын хастаханәдә ята әле, шуңа күрә ишетмәгәнбездер, – ди Хәлил. – Түләүләр белән хатын шөгыльләнә. Яңалыкны хуплыйбыз, әлбәттә».

Ата-аналар өчен яхшы яңалык балалар бакчасына зыян китермиме, аны бакча мөдирләре ничек кабул итә соң?

– Безнең кулга әлегә рәсми документ килеп җитмәде, – ди Лаеш районының Кече Елга авылы балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Сөнгатова. – Түләү буенча проблемалар гел булып тора дип әйтә алмыйм. Авыл халкы эшли инде ул. Үзизоляция чорында да тик тормадылар. Хәзер, җәйге чорда, балалар азрак йөри. Сентябрь аенда кайбер гаиләләрдән икешәр бала йөриячәк.

Гөлүсә ханым безгә түләү системасын да аңлатып күрсәтте. Ул эш сәгатенә карап билгеләнә. Аларда 9 сәгатьлек эш көне икән. 3 яшькәчә сабыйларга 2807 сум түләү каралган. Шуның 465 сумы – ашау-эчү өчен, 2422 сумы абонент түләве буларак алына. Абонент түләве моңа кадәр, бала бакчага йөрсә дә, йөрмәсә дә, алынды бит инде. 3 яшьтән
7 яшькәчә балалар төркеме өчен түләү – 2977 сум. Аның 2391 сумы – абонент түләве.

– Татарстан Президенты карары буенча, абонент түләүләрдә яңалыклар кертелгәч, аның бакчага бернинди зыяны да булмаячак, – ди Гөлүсә Сөнгатова. – Безнең барлык чыгымнарыбызны район мәгариф бүлеге каплый. Чыгымнар турындагы исәп-хисапны аларга җибәреп барабыз. Чүп чыгарган өчен дә, коммуналь түләүләр өчен дә, башка кирәк-яраклар буенча да акчаны районнан күчерәләр. Шуңа күрә әти-әниләр өчен без дә сөенәбез.

Апас районының Акхуҗа авылында яшәүче биш бала үстерүче Гөлназ һәм Рәшит Гайнуллиннарның бер баласы гына бакча яшендә. Наилләре беренче сыйныфка укырга киткән, Наилә әлегә өйдә, сентябрьдә бакчага барачак. «Күпбалалы гаилә буларак, бакчага түләүдә ташламалар ясала иде. Ике балага айга 3200 сум түләп килдек. Аның
70 проценты кире кайтарыла иде. Йөрмәгән көннәр өчен түләтмәсәләр, тагын да яхшырак булачак», – ди Гөлназ. Ул да сөенечләре белән уртаклашты. Гаилә 16 яшькәчә өч балалары өчен 30 мең сум  түләү алган. Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Гөлназ Гайнуллинаны «Ана даны» медале белән бүләкләү турында Указы чыккан иде. Медаль әлегә тапшырылмаган, ә менә 50 мең сум акча иясенә килеп җиткән инде.

Рафис Борһанов, Татарстан мәгариф һәм фән министры:

– Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасына ата-аналар түләве структурасын үзгәртү турында карар кабул итте. Ата- аналарга балалар бакчага бармаган очракта саклана торган түләүнең даими өлеше кимиячәк. Балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан казнасыннан 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан төркемнәрнең барлык төрләре өчен дәоператив рәвештә исәп-хисап ясау бурычы куелды. Хәзер барлык исәп­ләүләр дә башкарылды һәм район-шә­һәр­ләргәтапшырылды. Районнарда башкарма комитет җи­тәкчеләренә 2 июньгә кадәр тиешле карарлар кабул итәргә кушылды. Бу документлар 12 майдан гамәлгә керә һәм алар­ның эшләү вакыты чикләнмәгән. Тагын шуны ассызыклыйм: әгәр бакча өчен түләгән булсагыз, яңадан исәп-хисап ясалачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «кайнар линия» телефоны: 8 (843) 294-95-08.   

Фәния Арсланова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

балалар бакчасы бала

Көн хәбәре