Рамилә, Лаеш.
– Бернәрсә дә алмагыз, үзегез бүләк, дип тора инде ул әни. Шулай да Казанга баргач Колхоз базарына сугылдым. Анда кәҗә мамыгыннан шәлләр саталар. Бәясе дә әлләни кыйммәт түгел. Элек әбиләр ашка йөргәндә гел ак мамык шәл белән йөриләр иде, үз әнисенең дә шулай йөргәнен хәтерли ул. Сөенер дип уйлыйм. Шәл янына шундый ук ап-ак бияләй алдым. Мамык шәлле әнием булачак хәзер.
Алия, Балтач.
– «Белорусский трикотаж» дип, яшь вакытта кигән сыйфатлы өй киемнәрен искә алган иде әни бервакыт. Шуны хәтерләп калдым да, заказ бирдем. Яратсын гына инде. Гомумән, өйдә киеп йөрергә берәр йомшак күлмәк булса сөенер иде. Халат бик «хутлы», аңа да сөенә әни.
Гөлфинә, Казан.
– Безнең әни милли бизәкле эшләнмәләрне бик ошата. Көн дә куандырып торсын, күз алдында булсын дип татар орнаментлары белән бизәп ясалган алъяпкыч, аңа пар итеп яулык алдым. Кәнәфигә куя торган ике кечкенә мендәргә заказ бирдем. Аларга «Өйдә шундый рәхәт» дип язылган. Әниемнең еш кабатлый торган сүзләре.
Гөлгенә, Әгерҗе.
– «Алиса» станциясе, ягъни сөйләшә торган колонка бүләк итәбез. Бездә бар инде ул. Улым шуның белән сөйләшеп мәш килгәнен күреп рәхәтләнеп көлгән иде. Радио тыңларга, яраткан җырларын эзләп табарга бик яхшы иптәш булыр дип уйладык. Авыл өчен ят әйбер инде. Вай-фай бар, эшләр дип өметләнәм.
Альбина, Биектау.
– Безнең әти-әни олылар инде. Бүләккә сөенмиләр дисәм... Кирәксенмиләр. Алганы да шул килеш ята, ачмыйлар да. Шуңа күчтәнәч кенә алырмын дидем. Сөт ризыкларыннан әзер җыелмалар бар. Әллә ничә төрле мае, сырлары, корты бар. Матурлап коробкага тутырганнар. Сыр яраталар, рәхәтләнеп ашарлар. Шактыйга җитә әле ул аларга.
Зөлфия, Казан.
– Әниләр көнен әнием хастаханәдә каршы ала. Элек сеңлем белән авылга чәчәк бәйләме китерергә заказ бирә идек. Өйдән дә чыкмый «кызлар берәрнәрсә уйлар әле» дип, көтеп ала иде дә, аннары күңеле булып фотога төшереп җибәрә иде. Быел да хастаханәгә чәчәкләр алып килергә рөхсәт булу-булмавын белешеп, әнигә сюрприз ясарга исәп... Ә каенана әниемә яраткан җырчысы концертына билет алдым. Ул мондый чараларга бик сирәк йөри, шуңа бик сөенер дип уйлыйм.
Рәмзия, Чаллы.
– Апа әнине махсус әниләр өчен оештырган чарага ресторанга чакырды. Ә мин менә бәйрәм итеп роллы алып кайтырмын дип торам. Без әни белән икебез бер төсле – тәмле ашарга яратабыз. Куаначак кына.
Алсу, Кукмара.
– Узган ел бер кәрҗингә шампунь, сабын, табак-савыт юа торган әйберләр, төрле көнкүреш химиясе тутырып, матур итеп төреп биргән идем. «Бик яхшы булды ул, ярты елга җитте», – диде әни. Быел да шулай итәрмен әле.
Тагын бер шәп идея бар әле! Әниегезгә нинди бүләк алырга белмәсәгез, «Ватаным Татарстанга» газетасына яздырыгыз! Ярты ел буе атнасына өч тапкыр сөендереп торачак! Әле язылып, бүләк оту мөмкинлеге дә бар!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез