Казанда яшәүче Миләүшә һәм Зилә Фәхертдиновның икесендә дә куркыныч авыру тапканнар. Иң элек ике бала әнисе Миләүшә авырып китә. Табиблар аның күкрәгендә яман шеш таба. Катлаулы операцияләр кичергәннән соң чир артка чигенә. Әмма чир таралып китмәсен өчен, дәвалану һәм химия курсларын даими үтеп торырга кирәк. Тик хәсрәт ялгыз йөрми. Әнисе авырып озак та үтми, 6 яшендәге Зиләнең йөреше үзгәрә.
– Үз авыруымны онытып та җибәрәм инде мин. Баламны терелтәсе иде, - ди Миләүшә. – Узган ел ике балам да җәй көне авылда тордылар. Август ахырларында әни Зилә аксаклый башлады дип шалтыратты. Уйнаганда имгәнгәндер дисәм дә, үзебезнең балалар табибына шалтыраттым. Ул да: “Борчылмагыз, бала үсә”, дип тынычландырды. Казанга килгәч кызым кулым авырта дип зарлана башлады. Шуннан соң хирургка күрендек. Ул кан бирергә кушты. Кан анализларын алырга барсам, табиб тизрәк баланы алып килүемне сорады. Безне тизрәк хастаханәгә озаттылар.
Зиләне табиблар тикшерә башлый. УЗИ узганда, күкрәк өлешендә ниндидер шеш күреп алалар. Шунда ук баланы республика клиник балалар хастаханәсенең онкология бүлегенә күчерделәр. Гистология анализы килгәнне дә көтмичә, сабыйны дәвалый башлыйлар. Баланың хәле авыр, яман шешнең соңгы стадиясе була.
– Икенче көнгә химия терапиясе бирә башладылар. Бер чыкмыйча ярты ел хастаханәдә яттык. 6 курс химия алды. Кызыма катлаулы операция дә ясадылар. Үзенең җелек күзәнәкләрен күчереп утырттылар, – ди Миләүшә. – Тиздән Мәскәүгә җибәрәләр. Анда кызыма тагын бер операция ясаячаклар. Әлегә без бик кыймәтле дару эчәбез. 3500 сумга алган дару биш көнгә генә җитә. Мәскәүдә дә фатир яллап торасыбыз була. Газета аша мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык. Булышсагыз иде.
Ярдәм итәргә теләүчеләр Миләүшә Нургаяз кызы Фәхертдинова исемендәге Саклык банкы картасы 89376103226 номерына акча күчерә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез