Бүген Казанның Идел буе районы судында ГАИ инспекторына ришвәт бирүдә гаепләнелүче Гөлия Ямалетдинованың эшен карау башланган. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, ул узган елда, улы машина йөртү хокукына имтихан бирә алсын өчен, 22 500 сум күләмендә ришвәт биргән. Егет үзе бу хакта белмәгән. Ямалетдинова үз гаебен кире какмый. Өстәвенә тикшерү стадиясендә үк дөресен сөйләп, тикшерүчеләргә ярдәм иткән. Тикшерүчеләр раславынча, хатын-кыз, улы имтиханын ике тапкыр тапшыра алмагач, ришвәт бирергә карар иткән. Акчаны автоинструктор аша тапшырган. Гаепләүне уку нибары 10 минут дәвам иткән. Шуннан соң суд, эшне туктату яки тикшерүне дәвам итү турында карар кабул итү өчен, киңәшмәләр бүлмәсенә киткән. Хөкем алдына басучының адвокаты моңа кадәр җинаять эшен туктату турында үтенечнамә тапшырган булган. “Ямалетдинова җинаятьне ачуга ярдәм итте. Гөлия Ямалетдинованы җинаять җаваплылыгыннан азат итүне сорыйм, чөнки статьяга искәрмәдә әйтелгәнчә, акчасын талап алганда, яки җинаять турында үзе хәбәр итеп, аны ачуга ярдәм иткәндә, ришвәт бирүче кеше җаваплылыктан азат ителә”, – дип белдергән хатын- кызныж адвокаты. Прокурор үтенечнамәне канәгатьләндермәгән. Шуңа да карамастан, суд аны эш материаллары янына теркәп куйган. Шуннан суд гаепләү бәяләмәсен тыңлаган һәм, карар чыгару өчен янә киңәшмәләр бүлмәсенә юл тоткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез