Әнисенең хәлен белешергә кайтып, хастаханәгә эләккән: Татарстанда 48 яшьлек хатын-кызны елан чаккан

Түбән Кама район үзәк хастаханәсе табиблары Чаллыдан килгән 48 яшьлек хатын-кызны үлемнән коткарган. Аңа елан чаккан булган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Хатын-кыз, Кама Аланында яшәүче әнисенә кунакка кайтып, бакчасында эшләп алмакчы булган. Үләннәр йолкыганда, кинәт кенә кул бармагында бик нык авырту сизгән. Үлән чәнчеде, ахры, дип уйлаган. Әмма пирчәткәсен салган арада 15 см чамасы озынлыктагы кечкенә генә коңгырт еланның шуышып китеп баруын абайлап алган. Күршесе, тузбаш кына булгандыр, дип тынычландырган.

Хатын-кыз, чыннан да, тынычланып китеп, бакчада эшләвен дәвам иткән. Әмма төнлә хәле кискен авырайган: куллары нык сызлаган, бармагы шешкән, бөгелми башлаган. Төнгә карап тормастан, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Аны Түбән Каманың район үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр. Медиклар хатын-кызга кара елан агуына каршы укол кадап, комплекслы дәва билгеләгән.

Хәзер аның хәле әйбәтләнеп килә. Хатын-кыз әлегә – табиблар күзәтүендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре