Газетага язылу

Әнкара саммиты

Глобаль сәясәттә киеренкелек билгеләре кимеми. Аркадаш дәүләтләр арасында каршылыклар көчәя. Үткән атнада Франциядә президентлыкка кандидат Жан-Люк Меланшон 250 еллыгын билгеләп үтә торган супердержава АКШны кискен тәнкыйтьләде. «250 еллык тарихның 226 елы сугышлардан тора. Бу миндә бер дә симпатия уятмый», – диде.  Меланшон – сул карашлы сәясәтче, шуңа аның Американы тәнкыйтьләве гаҗәпләндерми. Германия канцлеры Мерц Иран белән сугышта АКШ җиңелде дип саный һәм океан арты державасын кискен тәнкыйтьли. Евросоюз–АКШ каршылыгы башка Көнбатыш сәясәтчеләре чыгышларында да күренә. Италия Премьеры Мелони белән Трамп арасындагы аңлашылмаучылык ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерде, мәсәлән. Шуңа карамастан НАТО блогы бердәм һәм дөньякүләм иң куәтле хәрби берләшмәләрнең берсе булып кала. 7–8 июльдә Әнкарада үтәсе саммитта блокның якын киләчәктәге сәясәте, Украина конфликты, НАТОның көньяк флангындагы вазгыять каралачак. Саммитның Төркиядә үтүе очраклы түгел. Азия һәм Европа континентлары чигендә урнашкан бу дәүләт соңгы елларда үзенең оборона потенциалын кызу темплар белән үстерүе, төбәк державасы кысасыннан чыгып, дөньякүләм йогынтыга ия илгә әверелергә омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. АКШның НАТОдагы илчесе Мэттью Уитакер очраклы гына: «Төркия гаять көчле һәм ышанычлы аркадаш. Ул НАТО альянсына тугрылыклы булып кала, шулай ук үзенең дә, союздашларының да иминлеген тәэмин итүгә җитди әһәмият бирә», – дип әйтми. Төрекләр, чынлап та, соңгы вакытларда гадәттән тыш куәтле ыргылыш ясыйлар. Америкалылар двигатель сатмау сәбәпле һавага күтәрелә алмыйча тора торган бишенче буын «KAAN стеллс» юк итә торган очкычына үзләренең турбовентиляторлы TF-35000 двигательләрен җитештерә башларга җыеналар. Төрек моторы АКШның F110 двигателеннән 80 процентка куәтлерәк. Андый двигательне дөньяда 4–5 дәүләт кенә җитештерә ала.

Әнкара саммитының төп мәсьәләсе – альянсның оборона куәтен үстерү. Төрек оборона сәнәгате Европа илләре өчен үрнәк итеп куела.

 

Югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрдә Украинадагы вазгыятькә аерым игътибар булачак. Саммитта Зеленскийның катнашуы һәм Трамп белән очрашуы көтелә. Зур җиделек саммитында да шулай булган иде. Шул саммитан соң америкалылар Украинага ярдәмне арттырдылар.

 

НАТО блогының үзәк державасы булган Америкада финанс хәле катлаулана. Тарихта беренче тапкыр АКШ дәүләт бурычының процентларын каплау өчен милли оборонага караганда күбрәк акча тотачак. АКШның хәрби бюджеты исә – дөньядагы тиңсез зур бюджет.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре