Анкоридж рухы исәнме?

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе үткән атнада Мәскәү–Киев конфликтының төгәлләнүенә бәйле халыкара мәгълүматны зур игътибар белән күзәтте. Вакыйгалар мантыйгы әлеге юнәлештә вакытлы килешү булса да төзелүне таләп итә. Мәскәүдә дә, Киевта да хәрби хәрәкәтләрне туктатуга зур ихтыяҗ бар. Искә төшерик әле: Аляскадагы Анкоридж очрашуыннан соң Трамп инде хәрби конфликтны төгәлләнде дип әйтә язган иде. Әмма вакыйгалар никтер Американың сакаллы сабые теләгән эздән китмәде.

Трамп шуннан соң Путинга ачулы булуы турында сигез тапкыр белдерде. Үткән атна ахырында Зеленский – Трамп телефон сөйләшүе ике тапкыр булды. Киев Вашингтоннан «Томагавк» канатлы ракеталарын сорый. Трамп вәгъдә итсә дә, әлегә Мәскәүнең компромисска баруын көтүен яшерми. Үткән тәүлекләрдә ул берничә тапкыр «якындагы арада конфликт көйләнмәсә», канатлы ракеталар оча башлау ихималлыгын кисәтте. Америка ракеталары сугыш кырында зур үзгәрешләр китермәс, билгеле, әмма Россиянең инфраструктурасы өчен алар – куркыныч корал. Мәскәү Кремленең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сүз бирик. «Томагавк»лар темасы Мәскәүдә зур борчылу уята, моны РФ Президенты да әйтеп узды», – диде ул.

Агымдагы вазгыятьтә «Томагавк»лардан да куркынычрак нәрсәләр бар. Дөнья океаны киңлекләрендә нефть белән тулы танкерлар әрле-бирле йөри, аларның күбесен бушатыр урын юк. Бу берничә айдан кара алтын бәясенең экстремаль рәвештә түбәнгә китүен вәгъдә итә. Кытай–Америка сәүдә сугышы кискенләшсә, чимал базарының түнтәрелеше көчәячәк. Бу Россиягә каты сугачак. Вазгыятьне Кремль яхшы аңлый. Мәскәү кинәт кенә Трамп белән Анкоридждагы сөйләшүне искә төшерде. Путин Дүшәнбегә визиты вакытында «Коммерсантъ» газетасы хәбәрчесе соравына: «Мы остаемся на базе той дискуссии, которая в Анкоридже состоялась», дип җавап бирде. Путинга сорауның бары тик Кремль белән килештереп кенә бирелүен истә тотсак, Мәскәүнең ни теләве аңлашыла.

Украинадан да мөһим сигналлар килә. Танылган украин лидерларының берсе Юлия Тимошенко: «Миндә булган билгеле мәгълүматка таянып, сугышның тәмамлануы ерак түгел дип ышанам. Шуңа күрә түзегез», – дип белдерде. Андый сәхнә арты мәгълүматы «Ватаным» хәбәрчесендә дә бар.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре