Астига музыка әсәрләрен язу, рекламалау һәм тарату компаниясе Стас Ярушин тамашасында Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның Аннаның “По барам” җырын татарча җырлаганы өчен бер миллион сум таләп иткән. Дәгъва Ярушинның җырлар чыгару компаниясенә җибәрелгән. Бу хакта “KazanFirst” яза.
– RuTubта безнең “МузЛофт Тур” дигән шоу бар. Шәһәрдән-шәһәргә йөреп, тегендә-монда яшәүче талантлы яшьләр турында сөйлибез. Алар безнең белән бергә җырлый. Ул гына да түгел – без шушы төбәктән чыккан артисттан интервью алабыз. Шул ук вакытта, халыкка таныту өчен, җирле яшьләр белән дә әңгәмә корабыз. Без – музыка культурасы ягында. Әйе, туташ “По барам” җырын татарча җырлаган иде. Аняга бу ошамаган. Мин, шок халәтендә калып, Аняга өч тапкыр шалтыраттым. Ул трубканы алмады. Без җырчының ире Стас белән бер самолетта очтык, аның белән уртак тел таптык”, – дип сөйләп үткән Ярушин “Пропуск ТВ” каналы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, Анна Астиның ире бу мәсьәләне җайга салу өчен юрист белән элемтәгә керергә вәгъдә иткән. Тик әлегә дәгъва кире алынмаган. Мәсьәлә хәл ителә, дип белдергән ул. Ярушин сүзләренә караганда, ул җырчыдан башканы көткән: аның җырларын башка телләрдә җырлау, киресенчә, сөендерергә генә тиеш, дигән фикердә ул.
Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә бу хакта белеп алганнан соң шок халәтендә калуы турында сөйләгән. Бу елны рәсми төстә, Гөлназ Асаева өчен хайп елы, дип игълан итәм, дип шаярткан җырчы. Артист күптән түгел генә аю һөҗүм итүгә бәйле ыгы-зыгыда игътибар үзәгендә калган иде: кулга ияләшкән ерткыч, клип төшергәндә, җырчының концерт директорын җәрәхәтләде. Моннан тыш Уфада узган “Татар җыры” фестивалендә артистларны игълан иткәндә җырчының мактаулы исемен телгә алырга онытканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез