Анна Цивилева СВОда катнашучылар дәвалана торган Казан госпитале эшен тикшерде

Оборона министрлыгының статс-секретаре – министр урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилева ведомствоның Казанда урнашкан 354 нче хәрби клиник госпиталендә булган. Ул госпитальнең барлык подразделениеләре эшен тикшергән. Бу хакта “ТАСС Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

“Казан шәһәрендәге хәрби госпитальдә булдык. Бүген без аның барлык подразделениеләрендәге, шул исәптән поликлиникасы, диагностика һәм дәвалау корпусларындагы эшне тикшердек”, – дип билгеләп үткән Цивилева.

Аның искәртеп үтүенчә, госпитальдә махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвалана. Хәрбиләр биредә реабилитация уза. Моннан тыш медицина оешмасы хәрби пенсионерларны, аларның якыннары һәм гаиләләре әгъзаларын кабул итә. “Хәрби-табиб комиссиясе булдырылган, бу да – бик мөһим”, – дигән ул.

Оборона министры урынбасары – статс-секретарь госпитальнең импортны алыштыру программасына да игътибарын җәлеп иткән. Аның әйтүенчә, флюорографлар яки рентген аппаратлары Россиядә җитештерелгән детальләрдән җыелган. Цивилева шулай ук госпитальнең медицина персоналы белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителүен билгеләп үткән.
Моннан тыш ул СВО барышында хәрби бурычларнын үтәгәндә батырлык үрнәкләре күрсәткән хәрби хезмәткәрләргә “Батырлык өчен” медальләре тапшырган.
Госпиталь җитәкчесе, медицина хезмәте подполковнигы Дамир Ижбердиев әйтүенчә, медицина оешмасы тулы күләмендә эшләп килә. Төп корпусында 150 ятак-урынга исәпләнгән стационар һәм бер сменага 250 сырхауны кабул итә торган поликлиника урнашкан.

Исегезгә төшерәбез: кичә Цивилева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелгән “Абилимпикс” чемпионаты финалына чыгучыларны бүләкләде. Чемпионатта 400дән артыграк кеше катнашкан. Финалга чыккан 75 кеше Мәскәүдә финал ярышларында үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре