Анна Попова: "Татарстандагы туклану системасы безнең таләпләргә тулысынча җавап бирә"

Россиянең баш санитария табибы Анна Попова Казанның 186нчы лицее ашханәсендә булды.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдәге туклану системасы барлык таләпләрне дә үти: ризыкларда булырга файдалы матдәләр, шул исәптән май, аксым һәм углеводлар күләме тиешле нормада.

- Әти-әниләрнең мәктәпләрдә туклануны контрольдә тотуы бик файдалы һәм уңышлы тәҗрибә, Татарстан бу мәсьәләдә башка төбәкләр өчен үрнәк. Бүген без бу тәҗрибәне бөтен ил буйлап тарату максаты өстендә эш алып барабыз, - диде Анна Попова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре