Ялгыз калмаслармы, тыныч тормышта үз урыннарын таба алырлармы, вәгъдә ителгән ярдәм, льготалардан мәхрүм калмаслармы, тернәкләндерү программалары, психологик ярдәмнәр үз вакытында булырмы? Борчылып кына калмыйча, алдан чарасына керешкәннәр дә бар инде.
Балтач районының мәшгульлек үзәгендә бу көннәрдә нәкъ менә шушы мәсьәләләрне үз эченә алган эшлекле очрашу булды. Махсус хәрби операциядән кайткан егетләрне эшкә урнаштыру, аларны лаеклы эш урыннары белән тәэмин итү, социаль ярдәмнәр күрсәтергә тиешле оешма-ведомство вәкилләре, белгечләр катнашып, күп сорауларга ачыклык кертте, конкрет чаралар турында сөйләште. Әлегә аңлашу бар кебек, алга таба да, хәрби операция тәмамланып, аннан кайтучылар сафы зурайганнан соң да, беркем дә онытылмады диярлек булсын иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез