«СВОдан соң да тормыш бар, иң мөһиме янәшәдә сине аңлаучылар булсын», – ди махсус хәрби операция ветераны Айдар Нуриев. Шушы көннәрдә аны Менделеевск районының Турай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләделәр.
Айдар Нуриев – тумышы белән Турай авылыннан. 2022 елда махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнеп, бер полкта санитар булып хезмәт иткән.
– 30 сентябрьдә чыгып киткән идем. 25 ноябрь иртәсендә Сватово шәһәрендә үзебез эшли торган поликлиниканы шартлаттылар. Бер егетебез, дустым һәлак булды, мин исә иң каты яраланучыларның берсе идем. Кабыргаларга, үпкә, башка эчке әгъзаларга зур зыян килде. Беренче өч көндә ни булганын да хәтерләмим. Әле ярый вакытында чыгарып, ярдәм күрсәткәннәр. Өлгермәсәләр, исән дә каласы булмаганмын, – дип искә алды Айдар.
Әле бер, әле икенче госпитальгә күчереп йөртә-йөртә, ниһаять, февраль ахырына туган якларына кайтарып җиткерәләр яралы солдатны. Монда да ике ел чамасы төрле госпитальләрдә дәвалана, саулыгын ныгыта. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. Һәм, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, узган елның декабрендә аны хәрби бурычыннан азат итәләр.
– «Әгәр кабат китәргә туры килсә..» дигән уйлар башымда гел булды. Курку дип әйтмим, шикләнү, билгесезлек булгандыр күбрәк. Тәгаен каласым билгеле булгач, үземнән бигрәк, якыннарым сөенде, – ди Айдар.
Ул хәрби операциягә киткәнче, Чаллыдагы бер оешмада тимер мичләр ясаучы булып эшли. Бу хәлләрдән соң анда эшләү авырлаша.
– Анда алган җәрәхәтләр үзләрен әле дә бик нык сиздерә. Шул сәбәпле, элеккеге эшемә урнаша алмадым. Авылда җирлек башлыгы урыны бушагач, әлеге вазыйфага мине тәкъдим иттеләр. Туган авыл булгач, каршы килмәдем, ризалаштым, – ди ул. – Яу кырында озак булмасам да, тормышым аңа кадәрге һәм аннан соңгы вакыйгаларга бүленде. Тормышның кадерен белергә, гадәти әйберләргә башка төрле карарга шул берничә ай да җитте миңа. Әле дә андагы хәлләр, яралылар, дус егетләр хәтердә, төшләргә керә. Үзебезнең полк егетләре белән дә элемтәне өзгән юк. Ярдәм кирәк булганда, булдыра алганча булышырга тырышам.
Яңа эше дә солдатларга ярдәм итәргә күбрәк мөмкинлекләр бирәчәгенә ышана Айдар. Үз күзләре белән күреп кайткач, андагыларның хәлен тагын да яхшырак аңлыйсың бит. Авыл егетләренә дә, аларның гаиләләренә дә ярдәмнең кирәк чагы.
– Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә җиде егетебез бар. Армиягә киткән җиреннән контракт белән калган яшь авылдашыбыздан тыш, барысы да исән-саулар, шөкер. Миңа кадәр эшләгән Гөлнара ханым да СВОдагы егетләргә ярдәмне гел оештырып торды. Мин дә булдыра алганча ярдәм кулы сузармын, – ди җирлек башлыгы.
Айдарны хезмәттәшләренә тәкъдим иткәндә, район башлыгы Радмир Беляев та кичәге солдатның тәҗрибәсе алга таба эшендә булышыр, дип өметләнә.
– Махсус хәрби операция ветераны хәзер инде яңа статуста – Турай авыл җирлеге башлыгы сыйфатында Ватанга хезмәт итүен дәвам итә. Ул бу бурычны лаеклы үтәр дип ышанам, махсус хәрби операция зонасында алган тәҗрибәсе хезмәт эшчәнлегендә дә файдалы булыр дип уйлыйм, – дигән җитәкче.
Айдар бераз хәлләнеп, аягына баскач, хәрби операциягә кадәр очрашып йөргән сөйгәне – Сарман кызы Сабинаның кулын сорый. Яшьләр 2023 елның мартында ук никах укытып, язылышып та куя. Хәзер кечкенә кызларын тәрбиялиләр. Инде тиздән гаиләләре тагын да ишәергә тора: майда икенче сабыйларын көтәләр.
– Махсус хәрби операциядән соң да тормыш бар. Әйе, баштагы вакытларда тыныч тормышка ияләшү бик авыр. Бигрәк тә яу кырында озак булучыларга, күпне күрүчеләргә, яраланган кешеләргә яңа тормышка яраклашырга туры киләчәк. Шуңа күрә аларга ярдәм кулы сузарга, хәлләрен белешергә, ялгыз калдырмаска тырышырга кирәк. Янәшәдә күңелләрен аңлаучы кешеләр бар икән, егетләр тормышның бар тәмен белеп яши башлар, дип уйлыйм. Кемнәргәдер көчле рухлы булырга, үзләрен «җыярга», тән һәм җан сызлануларына карамыйча, яшәү ямен табарга, яңа бурычлар куеп яшәргә тырышырга кирәк булачак, – ди Айдар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез