Газетага язылу

Ни өчен антибиотикларның вируслы инфекцияләрдән дәвалый алмавын аңлаттылар

Антибиотикларның ОРВИдан файдасы юк, чөнки бу препаратлар фәкать бактерияләргә генә тәэсир итә. МАХта “Объясняем.рф” каналы шул хакта искә төшергән, дип яза “Российская газета”.

Белгечләр аңлатып үткәнчә, антибиотиклар вируска тәэсир итми, чөнки мондый препарат бактерияләргә каршы көрәшү өчен уйлап табылган. Табиб аларны вируслы инфекциянең  бактерияләр китереп чыгарып, ангина, бронхит, отитка әйләнү очрагында гына билгели. Шуңа күрә антибиотикларны бары тик табиб кушуы буенча гына эчәргә кирәк. Аларны мөстәкыйль куллану зур зыян салырга мөмкин.

 Бигрәк тә мондый препаратларны чир ияртмәү максатында эчү куркыныч. Антибиотиклар аллергиягә (җиңелчә генә аллергиядән алып, анафилактик шокка кадәр), эчәкләрнең микрофлорасына, иммунитетка зыян салырга мөмкин.

“Антибиотикларны еш кулланган очракта, бактерияләр аларга ияләшә. Бу очракта препарат чиргә каршы көрәшә алмый инде”, – дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.

Тулаем алганда, салкын тидергәндә хәрәкәтне киметергә, күбрәк йокларга, суны күп эчәргә кирәк, диелә хәбәрдә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре