Газетага язылу

Әнвәр Баһаветдиновны искә алып: «Ул – халык арасыннан чыккан кеше»

27 ноябрьдә танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 1983–1986 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Рәисе булган Әнвәр Баһаветдиновның тууына 100 ел тулды.

Әнвәр Баһаветдиновны искә алып: «Ул – халык арасыннан чыккан кеше»
Дәүләт советы матбугат хезмәте

«Әнвәр Бәдретдин улының бөтен тормышы әйләнә-тирә дөньяны яхшырак, матуррак, баерак итүгә багышланган иде. – Бу сүзләр республиканың Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнеке. – Әнвәр Баһаветдинов кайда гына эшләсә дә, нинди генә җаваплы вазыйфа биләсә дә, һәрвакыт халык белән бергә булды. Ул – халык арасыннан чыккан кеше,  югары вазыйфаларга ирешү, исем яки бүләк алу өчен яшәмәде һәм эшләмәде. Тормышында шактый югарылыкларга ирешкән Әнвәр Бәдретдин улы гади, аңлаешлы һәм эчкерсез кеше булып калды. Кешеләрнең йөрәкләрендә чыннан да тирән эз калдырды».

«Мин бу гадәти булмаган һәм олпат гәүдәле кешене һәрвакыт теләсә нинди авырлыкларга каршы тора алырлык ышанычлы, ныклы таш кыя итеп кабул иттем», – дип искә ала Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әнвәр Баһаветдиновның «Вакыт һәм үзем турында» («О времени и о себе») китабында. – Әнвәр Баһаветдинов, нинди генә эшкә алынмасын, һәрнәрсәдә төпле иде. Аның партия лидеры буларак уңышлы эшләве, соңрак ТАССР Верховный Советында закон чыгару өлкәсендәге эшчәнлеге моңа мисал булып тора».

«Әнвәр Бәдретдин улы – республикабыз һәм илебез тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхес. Кыюлыгын, зирәклеген, зур сәяси тәҗрибәсен күреп, аны 1983 елда ТАССР Верховный Советы Президиумы Рәисе итеп, ә соңрак РСФСР Верховный Советы Президиумы Рәисе урынбасары итеп сайлаганнар. Профессиональлеге, сәяси таланты һәм зирәклеге өчен хезмәттәшләре аны хөрмәт белән «аксакал» дип атаганнар. Аның Татарстан һәм илебез үсешенә керткән фидакарь хезмәте иң югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде», – дип сөйли Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 30 августында Әнвәр Баһаветдиновка мемориаль такта ачу тантанасында. 

Әнвәр Баһаветдинов 1925 елның 27 ноябрендә Кама Тамагы районы Җәмәки авылында туа. «Район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта, Коры Үләмә елгасы буенда урнашкан бу кечкенә генә җирлектә ул вакытта утызлап йорт исәпләнә иде», – дип яза ул үзенең «Вакыт һәм үзем турында» дигән автобиографик китабында.

Баһаветдиновлар гаиләсе Бондюг районына (хәзер Менделеевск) 1930 нчы елларда күченеп килә, чөнки гаилә башлыгы Бәдретдин Баһаветдин улын партиянең Бондюг райкомының беренче секретаре итеп билгелиләр. Әнвәр Бәдретдин улы Бондюг урта мәктәбен тәмамлый, хезмәт эшчәнлеген 1941 елда Бондюг МТСында тракторчы булып башлый. «Җәй көне бөтен бала-чага, өлкәннәр белән беррәттән, иртәдән кичкә кадәр кыр эшләре белән мәшгуль иде. Әгәр малайның кулында көрәк, сәнәк, чалгы тотарга көче булса, ул ата-анасының алыштыргысыз ярдәмчесенә әйләнә. Без печән чаптык, казыдык, арбаларда вак чүмәләләрне эскерт куя торган урынга илттек, чүп үлән утадык, башаклар җыйдык», – дип искә ала ул үзенең балачагын һәм яшьлеген.

Ул 1943 елның гыйнварында Удмурт АССРның Сарапул шәһәрендә урнашкан Смоленск пехота училищесына курсант итеп алына.

Бөек Ватан сугышында җиңеп, демобилизацияләнгәннән соң Бондюг хәрби-исәп өстәле башлыгы, ВЛКСМның Бондюг райкомында икенче секретарь булып эшли. Казанда икееллык партия мәктәбен (1953 ел), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1964 ел), В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (1959 ел) тәмамлый. 1961–1983 елларда КПССның Азнакай райкомының беренче секретаре, Әлмәт колхоз-совхоз сәнәгать идарәсенең партия комитеты секретаре, Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфаларында эшли. 1963–1987 елларда ТАССР Верховный Советы депутаты, ә 1984–1986 елларда РСФСР Верховный Советы депутаты итеп сайлана. 1983–1986 елларда – ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе.

Вафаты алдыннан Әнвәр Бәдретдин улы Фәрит Мөхәммәтшинга шалтырата. «Дулкынланган тавышыннан мин аны ниндидер борчуы булуын аңладым. Ул үзенең мемуарларын язуны төгәлләве турында хәбәр итте. «Хәзер минем китабымның язмышы синең кулда, Фәрит. Үтенәм синнән, ул чыксын өчен барысын да эшлә», – диде дип искә ала парламент башлыгы ул сөйләшүне.

Китап «Вакыт һәм үзем турында» («О времени и о себе») дип атала һәм автор вафат булганнан соң гына дөнья күрә.

Әнвәр Баһаветдинов 2002 елның 25 октябрендә вафат була, Казанның Арча зиратында җирләнә. Әлмәт һәм Азнакай шәһәрләрендә урамнарга аның исеме бирелгән. Казанда күренекле дәүләт эшлеклесе Әнвәр Баһаветдиновка ул яшәгән Маяковский урамындагы 19 нчы йорт фасадына истәлек тактасы куелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре