Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев сентябрьдә йөрәгенә операция ясатканлыгын хәбәр итте. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә язган.
«Дуслар, безнең тур тәмамланды — Пермь, Төмән, Төньяк, Чиләбе, Учалы — 18 шәһәр, 12 меңнән артык тамашачы. Дөресен әйткәндә, бу сәфәр миңа җиңел бирелмәде, озак уйладым, куркынычмы, юкмы, дигән фикерләр тынгылык бирмәде. Аңлатып китим: 17 сентябрьдә Мәскәүдә операция ясаттым, йөрәгемне «ремонтладылар», табибларга рәхмәт. Һәм реабилитациягә китәргә тиеш идем. Әмма мин иң яхшы реабилитация — ул минем яраткан тамашачым белән бергә, дип уйладым. Әлбәттә, тыңлаучыларым алдында җаваплылык зур. Шөкер, без бу турны уңышлы гына үттек һәм яңасына әзерләнәбез», — дип язган җырчы.
Моңа кадәр билгеле булганча, Әнвәр Нургалиев Мәскәүдәге И.В. Давыдовский исемендәге шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалану үткән. Бу учреждение йөрәк-кан тамырлары патологияләре буенча эшли. Бер ел элек артист инде йөрәгенә шундый ук операция кичергән булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез