Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев туган авылы Аврүз тамакка кайткач, гадәти булмаган күренешкә тап була. Җырчы, мондый хәлне беркайчан да күргәне булмаган искәртеп ком буранын видеога төшергән.
- Хәерле көн, дуслар! Кичә туган авылыма кайттым. Беренче тапкыр ком буранын күрәм. Сезнең күргән бармы? - дип язган Әнвәр Instagram сәхифәсендә.
Җырчының язылучылары мондый күренешне беренче тапкыр күрүләре хакында әйтә. Ә кемдер кичә шул ук буранны күрүен билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез