«Коммуналь инфраструктура – халыкның тормыш сыйфатының нигезе. Йортлардагы уңайлыклар, предприятиеләр һәм социаль учреждениеләрнең тотрыклылыгы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны чыгару челтәрләренең ышанычлылыгына, котельныйларның һәм насос станцияләренең өзлексез эшләвенә турыдан-туры бәйле», – диде ул.
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, объектларның тузуын да исәпкә алырга кирәк. «Шуңа күрә авария участокларын яңарту гына җитми. Комплекслы бәяләүгә системалы күчү кирәк», – диде Әнвәр Зарипов.
Татарстанда бу эш системалы характер алган инде. 2026-2030 елларда торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк программасы кысасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча комплекслы алым кертелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез