Апанай мәчете Ураза гаете уңаеннан бәйрәмгә чакыра

30 март көнне Апанай мәчете территориясендә Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова хәбәр итә.

«Әлеге күркәм чарада Апанай мәдрәсәсе шәкертләренең чыгышлары, милли киемнәр һәм китаплар күргәзмәләре, төрле мастер-класслар, балалар һәм олылар өчен бүләкле бәйгеләр булачак», – дилгән хәбәрдә.
Башлану вакыты 13:00.

Адрес: Иске татар бистәсе, К.Насыйри урамы 27

https://vatantat.ru/2025/03/165823/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре