«Апас якташлыгы» җәмгыяте «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты

Бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында чираттагы кунаклар – Апас вәкилләре – Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстан һәм Россиянең атказанган табибы Рәшит Байбиков, шагыйрә Алсинә Сәлахова катнашты. Алар «Апас якташлыгы» җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләде.

«Безне яраткан республикабыз, районыбыз, авылыбыз, туган нигезебез берләштерә. Якташлыгыбызга яшь егетләр-кызлар җыелды. Районыбызның үз тарихы турында матур китабы бар. Берничә авылның үз җыры бар. Авылыбызның гимны буларак авылыбыз турында җыр язарга тырыштык, ул клип күптән түгел дөнья күрде», – диде Рәшит Байбиков.

Марат Нуриев үз тамырларыңны белүнең әһәмиятен билгеләп узды. Шәҗәрә төзүнең мөһимлеген әйтте. «Һәр авылның китапларына шәҗәрәләрне кертергә тырышабыз. 47 буынлы шәҗәрәбез бар. Ул галимнәр ярдәмендә эшләнде. Каян чыкканыбызны белгәч, горурланып сөйлибез. Үз авылыбызны, иң мөһиме, кешеләрне яратырга кирәк», – диде.

Марат Нуриев Апас якташлыгының 30 еллык тарихы булуын билгеләп үтте. «Аның көчле нигезе, безгә кадәр эшләп килгән җитәкчеләре бар. Алар эшне лаеклы алып барганнар. Хәзер эшне бергә алып барабыз. Состав алмашты, яшьләр дә кушылды», – диде.

«Әгәр туган илеңне яратсаң, якташларыңны да яратасың. Безне бер-беребезгә булган ярату берләштерә, шатлыклы мизгелләрне бергә уртаклашабыз», – диде шагыйрә Алсинә Сәлахова. Ул Татарстанга, Казанга багышланган шигырьләре күп булуын әйтте һәм шуларның берсен студиядә туры эфирда укыды.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день

Көн хәбәре