Апас районында "Бердәм Россия" берләштерә" автобус марафоны узды

Апас районына “Бердәм Россия” берләштерә” автобус марафоны килде. Анда катнашучылар биредә яшәүчеләр белән очрашып, тәкъдим, гозерләрен тыңлаган һәм якын киләчәккә өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде.

Чарада “Ак Барс” холдинг компаниясе” генераль директоры Иван Егоров һәм “Газпром межрегионгаз Казань” генераль директоры Айдар Таһиров катнашты. Җирле Мәдәният сараена җыелган халык алдында шулай ук партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Айрат Җиһаншин чыгыш ясады. Автобус марафонын бу юлы “Яңа гасыр” теле-радиокомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов алып барды.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин бүгенге төп проблемаларны телгә алып, аларны хәл кылу юллары турында сөйләде. Мәсәлән, Апас районында коммуналь челтәрләрнең 75 проценты чамасы тузган. Шул ук вакытта республика буенча бу күрсәткеч – 70 проценттан кимрәк. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән программа булдырылуын әйтте. Нәкъ менә шул программа ярдәмендә бу авыр мәсьәләне хәл кылу мөмкинлеге пәйда булачак. “Һәр ел саен торбаүткәргечләр, скважиналар алыштыруга 60 миллион сум чамасы җәлеп итәбез. Узган елда 90 миллионга кадәр җиткердек. Әмма проблема барыбер сакланып кала. Хәзерге вакытта су мәсьәләсен хәл итү өчен генә дә безнең районга гына 2,5 миллиард сум чамасы кирәк”, – диде ул.

Тагын бер мөһим бурыч – яңа эш урыннарын булдыру. Халыкны эшле итү өчен районда сөт комбинаты эшли башлаган. Шулай ук аның икенче чиратын булдыру күздә тотыла. Моннан тыш муниципалитетта 250 эш урынына исәпләнгән яңа кошчылык комплексын төзүгә керешкәннәр.

Айрат Җиһаншин шулай ук махсус хәрби операция башлануга ук районның хәрбиләргә һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм оештыруга актив төстә кушылуын басым ясап әйткән. Апаслылар акчалата да, башкача да ярдәм итә. Мәсәлән, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, хәрбиләргә хатлар юллый. “Бу эш дәвам итәчәк. Егетләребезгә, Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә яшәүчеләргә алга таба да ярдәм итәчәкбез. Махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәүче егетләребезнең гаиләләре турында да онытмыйбыз. Аерым алганда, мәктәптә укучы хәрбиләр балаларын бушлай тукландыру, театр һәм спорт секцияләренә бушлай йөртү оештырылды. Соңгы өч елда мондый гаиләләрне җир салымыннан да азат иттек. Алга таба да булышачакбыз”, – диде район башлыгы.

Район халкы, үз чиратында, Каратун авыл җирлегендә спорт комплексын төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Апаста мондый спорт комплексы бар инде, әмма район үзәгеннән ерактарак яшәүчеләргә анда барып йөрү уңайсыз. Тагын бер тәкъдим – пляжны зурайту. Ул төзек, матур, шуңа күрә башка районнарда яшәүчеләр дә бирегә ял итәргә килә. Әмма җәйге эссе чорда пляжда бик кысан, күп кешегә урын җитми.

Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау уздырыла. Партия исемлекләре буенча – 50 һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча – 50 депутат сайланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре