Апас Үзәк китапханәсендә исән калу беләзекләре үрү эше дәвам итә. Беләзек паракорд дигән бик ныклы һәм чыдам шнурдан әзерләнә. Тартып җибәрсәң, берничә секунд эчендә 5 метр озынлыгындагы чыдам бау килеп чыга. Аны исә солдатлар хуҗалыкта һәм медицина өчен кулланырга мөмкин.
Махсус ысул белән үрелгән бу беләзек хәрбинең кулына киелә. Ул юкка гына исән калу беләзеге дип аталмый. Беләзек сугышчыларның гомерен саклап кала ала. Аның ярдәмендә, дошманның кулларын бәйләргә, носилка булмаган очракта яралыны чыгарырга, йөкне беркетергә, өзелгән бауларны алыштырырга мөмкин. Паракордның эчке җепләре шулай ук аерым-аерым аеруча нык җепләр буларак кулланыла. Ярага жгут кую өчен, хәтта каты трос буларак такулланып була.
– Беләзек җыйнак һәм уңайлы. Аны рюкзакка яки кесәгә салып йөреп тә була. Ясый башлаганчы интернеттан өйрәндек, бик күп видеолар карадык. Шул вакытта беләзекләрнең кирәклеген һәм мөһимлеген аңладык, - ди китапханәче Зәринә Шәфигуллина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез