Газетага язылу

Апас районының Коштавы авылы мәчетендә очрашу узган

Казан “Апас” якташлар җәмгыяте вәкилләре Наил Галиуллин, Рәшит Байбиков, Ленар Гыйсмәтуллин инде 4 ел рәттән Коштавы авылында яшәүче сабыйлар өчен дин дәресләре алып бару өчен хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Балаларны әхлакка авылдашлары Гөлназ Латыйпова өйрәтә.

Казан кунаклары үзләре генә кайтмаган. Ислам университеты Коръән хафизы Азат Һадиев авыл халыкна һәм балаларга вәгазьләр дә укыган. Әлеге чараны оештыручыларның төп максаты – сабыйларга кечкенәдән дөрес юл күрсәтү, киләчәктә аларны илебезгә файдалы кешеләр итеп тәрбияләү.

Очрашуда махсус хәрби операциядә булган авылдашларын да искә алып, аларның исән-сау әйләнеп кайтулары өчен дога да кылганнар.
– Авылыбыз яшәсен дип үзеннән зур өлеш керткән якташларыбызга чиксез рәхмәтлебез. Нинди генә чара булмасын, алар ярдәмгә килә. Хәйрия эшләренә зур өлешләрен кертәләр, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Тәскирә Хафизова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре