Авылыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр бар. Беренче көннәрдән үк аларга ярдәм оештырабыз. Нинди генә эшкә тотынсак та, безгә Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте ярдәм итә.
Алар үзләре грант отып алган акчага безгә тегү машиналары алып бирде. Авылдашларыбыз Фирдәүсә Гыйсмәтуллина, Алсу Идрисова, Айгөл Ильясова, Алсу Гыймадиева белән берлектә носилкалар, сумкалар тегәбез. Аларның һәрберсе СВОдагы егетләргә тапшырылып бара.
Башкалар да читтә калмый. Кайбер авылдашлар окоп шәмнәре ясый. Егетләргә барлык кирәк-яракларын җыеп алып киләләр. Илебез тынычлыгын саклаган ир-егетләргә кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Тизрәк аларның өйләренә кайтуын телибез.
Тәскирә Хафизова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез