Күп еллар дәвамында үзе дә Казандагы «Апас» якташлык җәмгыятен җитәкләгән Хәлим Гайнуллин ел башында күркәм юбилеен билгеләп үтте. Туган көне әле дә дәвам итә. Бер төркем якташлары хәлен генә белеп калмаган, аны күчтәнәчләргә дә күмгән.
Белешмә
1951 елның 1 гыйнварында Татарстанның Апас районы Кызыл Тау авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген, 1984 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.
1975–1985 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче һәм өлкән хәбәрче. 1985–2002 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары, «Мәгариф» нәшрияты директоры урынбасары. 2002 елдан – Татарстан Юстиция министрлыгының «Хокук һәм хәят» журналы мөхәррире.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Человек нашего времени» (1999), «Апасым – гомер бишегем» (2000), «Гомер чакрымнары» (2003), «Мөхәммәт Гайнуллин – олуг галим һәм язучы» (2003), «Язмыш тукталышы» (2005), «Тау ягының моңлы җырчысы» (2006) китаплары авторы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез