Апасы сеңлесен коткарам дип, мошенникларга 1,7 миллион сум акчасын биргән

Казанда яшәүче хатын-кыз телефон мошенниклар тозагына эләккән. Аңа ир-ат шалтырата һәм сеңлесенең адвокаты дип таныштыра. Ул кызның авариягә эләгүен һәм ярдәм итү өчен тиз арада акча кирәк булуын әйтә.

Хафаланган пенсионер хатын-кыз җыелган бөтен акчасын – 1,7 млн сумын өенә килгән курьерга биреп җибәргән. Шуннан соң мошенниклар аның шалтыратуларына җавап бирми башлаганнар.

Хатын сеңлесе белән элемтәгә кергәннән соң гына , мошенниклар корбаны булганын аңлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре