2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештерү бурычы уңышлы тәмамланган. Киләсе этап - халык белән булачак очрашуларга төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләү. Хәзерге вакытта барлык 560 схема кураторларга тикшерүгә йөкләнгән. Схемаларны тикшерергә, кисәтүләрне бетерергә һәм 27 мартка кадәр кабул итәргә кирәк.
Төзекләндерүнең йомгаклау схемалары халыкка төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан тәкъдир ителә. Республикада төзелеш эшләре апрель башында башланачак.
Ишегалларында эшләрне бер үк вакытта башкарачак ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан барлык мәгълүматлар алынган. Алга таба юл эшләрен һәм программа буенча тышкы яктырту эшләрен башкару графигын формалаштырырга мөмкин. Кайбер районнар бу эшне төгәлләгәннәр инде. Барлык графикларны әзерләүнең соңгы срогы - 27 март . Әлеге графикларга балалар өчен һәм урам җайланмалары белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр таяна.
Балалар өчен һәм спорт җайланмалары, урам җайланмалары җитештерү арта бара. Апрель башында «Татлизинг»та барлык җитештерүчеләр белән хисап киңәшмәсе уздырылачак, шулай ук җитештерү планы нигезендә белдерелгән күләмнәрне раслау өчен кураторларның җитештерүгә контроль ясар өчен чыгулары башланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез