Бу көннәрдә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелә: кар, яңгыр һәм буран булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җомга һәм шимбә, 1 һәм 2 апрель көннәрендә кар, яңгыр явачак. Шулай ук синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә, урыны белән буран булырга мөмкин.
Термометр баганалары 1 апрельдә төнлә 0... -5 градус, көндез 0...+5 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне төнлә 0дән +5кә кадәр, көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез