Газетага язылу

«Апуш» студиясе «Театрлы Идел буе» фестиваленең өч номинациясендә җиңү яулады

Ижевск шәһәрендә «Театрлы Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалды.

Татарстан данын яклап чыгыш ясаган «Апуш» студиясе берьюлы өч номинациядә: «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше» һәм «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» буенча җиңүче булган, дип яза Татар-информ. 

«Театрлы Идел буе» фестиваленең җиденче сезонында Россиядән 25 мең бала һәм яшүсмер катнашкан. Финалга иң яхшы 28 спектакль, шул исәптән «Апуш» театр студиясенең «Мәкәрҗәдә театр» спектакле сайлап алынган.

Фестивальнең йомгаклау көннәрендә 21–24 апрельдә Удмуртия башкаласында 200 катнашучы өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән: алар спектакльләр караган, остаханәләрдә катнашкан, экскурсияләрдә һәм мәдәни чараларда йөргән. Яшь артистлар Ижауның атаклы зоопаркында һәм бөек композитор П.И.Чайковскийның туган ягында – Воткинск шәһәрендә булганнар. Театр сәнгатен яратучы яшь артистлар өчен «Лудорвай» музей-тыюлыгына экскурсия оештырылган, алар Удмуртиянең бай тарихы һәм мәдәнияте белән танышкан.

Бүләкләү тантанасы Удмуртиянең дәүләт милли театрында узган, анда «Апуш» студиясенә истәлекле бүләкләр бирелгән. Бүләкне «апуш»лыларга Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов тапшырган.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры ярдәме белән 2022 елның мартында ачылды. Әле күптән түгел генә Г.Камал исемендәге театрның универсаль залында Габдулла Тукайга мөнәсәбәт илә язылган «Унөч» спектакленең премьерасы үтте, гыйнварда студия «Тукай. Ярлыкагыл» әсәрен сәхнәләштергән иде. Әлеге спектакльләр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140-1 ел тулуга багышлана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре