Яңа тамаша Җимеш Кураев тәхәллүсе белән иҗат итүче авторлар төркеме әсәренә нигезләнгән. Аны сәхнәгә студиянең тәҗрибәле остазлары Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова куйган.
«Мачы» – җыр-моң, дәртле биюләр һәм искиткеч матур образлар бергә үрелгән чын музыкаль тамаша.
Сюжет үзәгендә Казан мәчеләренең маҗаралы сәяхәте күрсәтелә. Алар Петербургтагы мәшһүр Эрмитажны күселәрдән коткарырга юлга кузгала. Төп каһарман итеп авторлар казанлыларга һәм башкала кунакларына Бауман урамындагы һәйкәле аша яхшы таныш булган легендар Казан мәчесен билгеләгән. Юлда аны һәм дусларын шактый сынаулар көтә.
Әлеге әкият яшь тамашачыларга чын дуслыкның һәм бер-береңә терәк булуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен күрсәтә. Бердәмлек һәм үзара ярдәм белән бөтен авырлыкларны да җиңеп була!
«Апуш» студиясе Казан мэры ярдәме белән 2022 елның мартында эшли башлады. Бүген биредә 630 дан артык бала сәнгать серләренә төшенә. Дәресләр «Чулпан», «Сәйдәш», «Мәскәү», С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният-ял сараенда уза. Ә быел сентябрьдә Бауман урамында студиянең тагын бер яңа филиалы ишекләрен ачты.
Яшь артистларның уңышлары да сөендерә: күптән түгел студия VII Бөтенроссия «Свободное пространство» театр фестиваль-лабораториясендә Гран-при яулаган. 8–11 ноябрь көннәрендә алар Мәскәү сәхнәсендә язучы Резеда Гобәева әсәре буенча куелган «Елантау» спектаклен күрсәтеп, зур җиңүгә ирешкән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез