Ни генә димә, аракы акцизлары бюджетка шактый керем бирә. Әйтик, Россия Финанс министрлыгы мәгълүматларына күз салсак, 2024 елда 517,8 миллиард сум акциз табышы җыелган, 2025 тә – 576,6 миллиард.
Хөкүмәт акцизларны ел саен күтәрә. Соңгы дүрт елда акцизлар 4 тапкыр күтәрелгән. 2022 елда бер литр абсолют спиртка акциз 589 сум булса, 2026 елда 824 сумга җиткән. Аңлашыла инде: хәрам эчемлекнең ваклап сатудагы бәясе күтәрелә. Һәм халык быел алкомаркетларга йөрүне киметкән. 2025 елның октябреннән 2026 ел октябренә кадәр зур шәһәрләрдә аракы кибетләре – 6, сыра сату нокталары 9 процентка кимегән. Бу – уртача сан. Түбән Новгородта алкомаркетлар 22 процентка ук азайган.
Кибетләр саны кимү эчкечелек кимү дигән сүз үк түгел әле, диләр белгечләр. Алкомаркетлар эреләнә, бары шул гына. Әмма барыбер исерткеч сатып алу да ел башында бераз үскән булса, май–сентябрьдә 3,3 процентка кимегән. Бу санга шатланырга гына кирәктер инде. Әмма акциз табышы кимү борчуга сала. Әле акцизлардан тыш НДС салымы һәм башкалары да бар бит. Федераль хөкүмәт газетасы теманы ике көн рәттән күтәрә. Дүшәмбе санында, мәсәлән, шәрабны онлайн сатуга әйләнеп кайту турында язалар.
Ил бюджетын аракыдан да ныграк саектыра торган тармак бар. Төзелеш кими. Төзегән торак сатылмый. Бу бюджет өчен зур проблемага әйләнергә һәм кризисны этеп җибәрергә мөмкин. Россиядә шундый психоз урнашты: торак иң уңышлы инвестиция чарасы дип санала. Аңа бәя даими рәвештә күтәрелә. Сату кими – бәя барыбер күтәрелә. Халык шулай дип уйлый һәм көче җитәме-юкмы, ипотека алып, өстәмә тораклы булырга ашыга. Аның бу ашкынуын хөкүмәт һәм банклар да көчләре җиткәнчә куәтли, әлбәттә. Әмма Үзәк банк процент ставкасын күтәреп һәм ипотеканы чикләп, аларга аяк чала. Торак сату кайгысы – федераль матбугатта шулай ук иң нык төрләндерелә торган тема. Ул якын киләчәктә зур проблемалар вәгъдә итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез