Арча педагогика көллиятенә илкүләм проект буенча 161 ноутбук бирәчәкләр

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте өчен барлыгы 13,3 миллион сумга 161 ноутбук сатып алачаклар. Татарстан Сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтында электрон аукцион үткәрү турында мәгълүмат урнаштырылган.

Көллияткә техника “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Профессионалитет” федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында кайтарылачак. Максаты – урта һөнәри белем системасында мәгариф кластерлары булдыру.

Татарстан Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов әйтүенчә, узган елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысасында барлыгы 43,3 миллиард сумга 1 366 контракт төзелгән. “Дәүләт сатып алулары өстенлекле илкүләм проектлар максатына ирешүдә мөһим роль уйный. Икътисад өчен дә, социаль өлкә өчен дә, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен дә күп эшләнелә”, – дип басым ясап әйткән ул.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Алар асылда барлык өлкәгә кагыла. Быел Татарстанда шуларның 12се тормышка ашырылачак. Алар кысасындагы чараларга 59 миллиард сум юлланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре