Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасы уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашты.
«Алда зур бурычлар һәм максатлар тора. Без авыл хуҗалыгы районы. 200 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдык. Мөмкинлекләребез зур. Иң зур авыл хуҗалыгы җирләре безнең районда. Шуңа күрә алга таба да эшләргә, уңышыбызны арттырырга дигән максат куябыз. Җитештерүгә килгәндә, безнең сөт җитештерү комбинаты, ит эшкәртү цехлары бар. Аларны тагын да зурайтырга телибез. Сөт җитештерү комбинатының көндәлек эшкәртү күрсәткечен 500 тоннага җиткерү планы бар. Боларга өстәп, инвестор районда яңа сөт җитештерү комбинаты ачарга тели. Уйлаган барлык эшләрне чынга ашырырга насыйп булсын», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез