Газетага язылу

Арча районында бер торак пункт бетерелде

Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында депутатлар республикадагы бер торак пунктны бетерү өчен тавыш бирде.

“Арча районындагы Сарай-Чокырча тимер юл разъезды (Урта Курса авыл җирлегенә керә) үз эшен туктаткан. Хәзерге вакытта биредә тимер юл һәм Чокырча тукталыш платформасы гына урнашкан, йортлар һәм башка корылмалар юк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, торак пунктында теркәлгән кешеләр юк. Моны исәпкә алып, Сарай-Чокырча тимер юл разъезы торак пункт билгеләрен югалткан, асылда эшләми һәм киләчәктә дә үсеш мөмкинлекләре юк”, – диделәр утырышта. Шул ук вакытта тукталыш платформасы гамәлдә калачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре