Арча районында илкүләм проект буенча ФАП төзекләндерелгән

Арча районы Шекә авылында фельдшер-акушерлык пунктын капиталь төзекләндерү төгәлләнгән. Төзекләндерү эшләре “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты кысасында сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү юнәлешендә башкарылган.

Медпункт ике авыл – 350 кеше яши торган Шекә һәм 50 кешелек Илдус авылларына хезмәт күрсәтәчәк. Ремонт барышында инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, бүлмәләрнең эче яңартылган, кирәкле җиһазлар урнаштырылган.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 42,9 миллиард сум күздә тотылган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче яртыеллыкта республика тупланма бюджетын үтәү буенча киңәшмәдә белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре