«Могҗизалар кыры»нда – тагын арчалылар. Октябрь аенда гына Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова Мәскәү телевидениесенә барып көчен сынаса, декабрь башында шул ук авылда эшләүче Ләйсән Хәмитова «Могҗизалар кыры»нда Татарстан данын яклап кайткан. Бу хакта «Арча хәбәрләре» хәбәр итте.
Ул менә инде дүрт ел «Северный» хуҗалыгында зоотехник-селекционер булып эшли. «Авыл хуҗалыгы темасына бәйле «Могҗизалар кыры»на районның баш зоотехнигы тәкъдиме белән эләктем. Анда Алтай, Ленинград, Удмуртия, Орел өлкәләреннән һ.б. килүчеләр катнашты. Бик кызык булды, миңа ошады, барганыма бер дә үкенмим. Бөтен серне дә ачып бетерә алмыйм: тапшыруны үзегез телеэкраннардан карый аласыз», –ди Ләйсән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез