• Фото: Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның шәхси архивыннан

Арчада рәсем ясаучы балалар өчен бәйге узган

Арчада Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышлап “Балалар күзләре белән хезмәтне саклау” дип аталган рәсем бәйгесе үткәрелгән. Беренче генә тапкыр уздырылса да, катнашучылар күп булган. Бәйгене “Арча” спорт мәктәбе инженеры Зөбәрҗәт Хәлиуллина оештырган.

– Беренче тапкыр булгач, куркып кына тотынган идек. Шөкер, катнашучылар да күп булды. Максатыбыз – иҗат аша үсеп килүче буынга эш урыннарында сак булу, куркынычсызлык турында аңлату иде. Безне шаккатырган бик яхшы рәсемнәр күп булды, – ди ул. – Бәйге уздырыйк әле дип җитәкчеләргә кергәч, алар шундук мине куәтләп алды. Директорыбыз Фәнил Хидиятуллин ай буе әлеге чарага әзерләнде.

Балаларның күңеле булсын дип, бик күп урыннар бирдертте. Бер үзең генә әллә ни эшләп булмый. Бәйгегә өлеше кергән баш инжереныбыз һәм барлык хезмәттәшләремә рәхмәтемне җиткерәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре