Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә таянып яза.
Самолет трапы янында Әрмәнстан Премьерын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алган. Дәрәҗәле кунакка ул, гадәттәгечә, чәкчәк татып карарга тәкъдим иткән.
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Пашинян белән сөйләшүләр вакытында аны БРИКС саммитына чакырган булган. Сәясәтче октябрь башында Россиягә БДБ илләре башлыклары саммитында катнашу өчен килгән. Пашинян ул чагында Мәскәү елгасы яры буйлап велосипедта йөрергә дә вакыт тапкан.
Әрмәнстан Премьер-министры “БРИКС+/ “аутрич” форматындагы утырышта катнашачак. БРИКС+ БРИКС әгъзаларының үсеп килүче илләр белән хезмәттәшлеген аңлата. БРИКС аутрич исә – оешмада рәислек итүче дәүләтнең күрше илләр лидерларын саммитка чакыруы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез