Элек Татарстан телевидениесендә эшләгән Казан кызы Фәридә Корбангалиеваны* халыкара эзләүгә тапшырганнар. Ул милли нәфрәт яки милли дошманлыккка нигезләнеп Россия армиясе турында фейклар таратуда һәм террорчылыкны аклауга чакыруда гаепләнелә. Бу хакта “Татар-информ” “РИА Новости” мәгълүматларына таянып яза.
Фәридә Корбангалиева 2007-2014 елларда “Россия 1” телеканалының “Вести” программасын алып баручы булып эшләгән. Моңа кадәр Татарстанда төбәк телевидениесендә хезмәт куйган.
Ул 2022 елда Россиядән Прагага күченеп киткән. Биредә, Россия хакимиятендәгеләрне тәнкыйтьләп, оппозицион YouTube- канал алып бара.
*Экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез