Армия хезмәтеннән качып йөрүче егет 20 мең сум штрафка тартылган

Ул 2020 елда ике тапкыр хәрби хезмәткә чакыруны кире каккан.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче бер егет хәрби хезмәттән баш тартуда гаепле дип танылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Судта билгеләнгәнчә, 24 яшьлек егет 2020 елда – язгы һәм көзге чакырылышлар чорында хәрби комиссариатка армия сафларына чакыруга бәйле чараларга килмәгән.

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы армия хезмәтеннән качып йөрүчегә карата җинаять эше ачу тәкъдимен хуплаган. Суд аны гаепле дип танып, 20 мең күләмендә штрафка тарткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

армия

Көн хәбәре