Газетага язылу

Артистлар белән Яңа ел төне: «Час-пик вакытында такси кыйммәтрәк булган шикелле инде»

Кеше акчасын санама, дисәләр дә... Яңа ел, Сабан туе алдыннан артистларның бәйрәм төнендә чыгыш ясаган өчен күпме акча алулары турында чынбарлыкка туры килә торган имеш-мимешләр чыккалый. Социаль челтәрләрдә «фәлән сумга җырлап китәләр», дигән видеолар да күренде. Безнекеләр дә рус артистларыннан кимен куймый икән...

Артистлар белән Яңа ел төне: «Час-пик вакытында такси кыйммәтрәк булган шикелле инде»

«Tatnews» мәгълүматлары буенча, Яңа ел төнендә иң зур гонорарга җырлаучы булып, Элвин Грей тора. Ул 1,5 сәгать өчен 1,5 миллион сум сорый икән. Чыгыш ясарга 3 музыкант белән килә. Шул ук вакытта соңгы елларда бәйрәм төнендә чыгыш ясау өчен бәясен арттырмаган җырчыларның берсе дә булып кала популяр артист. Соңгы арада бөтен нәрсәгә бәя артуы турында сөйләшкәндә, Элвин Грей изге эш эшли булып чыга әле монда тамашачылары өчен.

Ә менә Элвинның якташы Ришат Төхвәтуллин бәяне ике тапкырга арттырып, быел чыгыш ясау өчен 1 миллион сум сорый. 4 артист белән килә икән. Берничә кешегә бүлгәндә, күп тә түгел сыман...

Марат Яруллин шушы бәягә 10 җыр җырлый булып чыкты. Вакытны озайту буенча шәхсән сөйләшергә кирәк.

Яңа елны Фирдүс Тямаев белән каршы алсаң, ел ничек уза икән ул? Әгәр белергә теләсәгез, җырчыны чакыру 700 мең сумга төшәчәк. Бәясе узган елдагыча калган. Кем чакыруга карап, сумма азрак та булырга мөмкин. 20 кешелек төркем белән килгән җырчы өчен бу бәя әллә ни кыйммәт тә түгелдер. Фирдүс хәтта 40 минуттан артык җырларга туры килсә дә бәясен арттырмый икән.

Татар эстрадасының легендалары Салават белән Айдар Галимов, Яңа ел төнендә чыгыш ясаган өчен, 350-500 мең сорый. Кыскасы, монда кемне чакырырга икәнен уйлап та торасы юк. Тизрәк алдан сөйләшеп куярга гына кирәк.

Хатын-кыз җырчылардан Илсөя Бәдретдинованың Яңа ел гонорары – 800 мең – 1 миллион сум тора. Узган ел ул коллективсыз – 150 мең, ә коллектив белән 350 мең сумга чыгыш ясаган.

Гүзәл Уразова бәяне кайда чыгыш ясавына һәм кем чакыруга карап куя икән: 100 мең дә, 300 мең дә булырга мөмкин. Хәйрия чараларында бушлай чыгыш ясый.

Иркә исә, Яңа ел төнендә җырлап, башкаларның күңелен күргәне өчен 150-200 мең тирәсе гонорар ала.

Шулай ук Руслан Кираметдиновтан да сораштык. «Быел эшләмим, ул көннәргә заказлар алмадым. Узган ел беренче Президентыбызның туган җирләрендә чыгыш ясадым. Хакларын, дөресен әйткәндә, белеп тә бетермим, ансын концерт директоры хәл итә, минем эшем – җырлау», – диде җырчы.

Гүзәл Идрисова Яңа елны гаилә белән каршылаячакларын әйтте: «Быел бәйрәм төнендә эшләмибез. Әгәр тәкъдим әйбәт икән, ризалашырга мөмкин. Яңа ел төнендә эшләү, әлбәттә, башка көннәргә караганда кыйммәтрәк була. Час-пик вакытында такси кыйммәтрәк булган шикелле инде».

Җырлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар быел Яңа ел төнендә ял итә икән: «Яңа елны гаиләбез белән каршы алабыз. Яңа өйгә кунаклар киләчәк. Бик күп еллар эшләдек, шуңа күрә быел ял итәбез. Ә бәяләргә килгәндә, аерыла, әлбәттә».

Яңа ел төнендә эшләмәүче артистлар арасында Рәсим Низамов белән Сиринә Зайнетдинова да бар. Ә Гөлнара Тимерҗанова: «Минем кемнең күпме акча эшләгәнен беләсем дә килми һәм шулай ук үземнекендә кешегә сөйләп йөрмим. Бу матур әйбер түгел», – диде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре