Газетага язылу

Артур Габделҗанов: «Халык белән эшләү беренче урында тора»

«Татарстан – Новый век» («Татарстан – Яңа гасыр») депутатлар төркеме үткән ел башкарган эшләренә нәтиҗә ясады, быелга планнары белән уртаклашты.

Артур Габделҗанов: «Халык белән эшләү беренче урында тора»

«Халык белән эшләү беренче урында тора. Татарстанлыларның моң-зарларын тыңлыйбыз. Үткән елда халыктан 400 гә якын мөрәҗәгать килде. Әлбәттә, аларның күпчелеге көнкүреш мәсьәләләренә, бигрәк тә кайбер ярдәм чараларыннан хәбәрдар булмауларына бәйле. Без бар мөрәҗәгатьләрне тикшереп, ярдәм итәргә тырышабыз». Бу хакта «Татарстан – Новый век» («Татарстан – Яңа гасыр») депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткән ел төркем башкарган эшләргә нәтиҗә ясаган вакытта хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, депутатлар төркеме «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итә. Депутатлар төркеме әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә багышланган уртак чараларда катнаша. Шуларның берсенә Габделҗанов аерым тукталып үтте. «Безгә килгән мөрәҗәгатьләрдән махсус хәрби операциядән кайтучыларның күпчелегенең үзләренә нинди ярдәм чаралары каралганлыгын белмәве ачыкланды. Шул максаттан, ярдәм чаралары исемлеген күрсәтеп, район һәм  авыл җирлекләренә 1110 стенд һәм 60 мең 400 буклет ясаттык», –диде төркем җитәкчесе.

«Татарстан – Новый век» («Татарстан – Яңа гасыр») депутатлар төркеме әгъзалары «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган «Җиңү җырлары» студент хорлары фестивален үткәрүдә дә катнашкан. Анда республиканың 20 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 45 коллектив чыгыш ясаган.

Быел алар Татарстан районнары ансамбльләре арасында патриотик җыр фестиваль-конкурсы оештырырга җыена. Ансамбльләр хәрби операциядә катнашучылар белән бергә җырлар башкарырга тиеш  булачак. «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова шул хакта әйтеп үтте. «Узган ел без, районнарга барып, концертлар куйдык, ветераннар белән эшләдек. Быел ансамбльләр арасында фестиваль-конкурс игълан итәргә булдык. МХО катнашучылары арасында коллективлар, ансамбльләр һәм солистлар бик күп», – дип белдерде ул. Тарханова билгеләп үткәнчә, бу чара Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елында актуаль булачак.

«Татарстан – Новый век» («Татарстан – Яңа гасыр») депутатлар төркеме сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дә эш алып бара. Казан шәһәренең 18 нче музыка мәктәбе укытучылары белән алар, районнарга барып, инвалид балалар белән эшләргә әзер булган музыка мәктәпләре укытучыларына мастер-класслар үткәрә. Укытучыларга инвалид балалар белән эшләү өчен 18 нче музыка мәктәбе булдырган белешмәлекләр таратыла. Моннан тыш, төркем депутатлары, инвалид балаларга һөнәр юнәлешләре сайларга ярдәм итү өчен, дәресләр оештыра. «Безнең максат – алар киләчәктә үз-үзләрен  тәэмин итә алсын өчен, инвалид балаларны һөнәрле итү», – диде Алсу Тарханова.  

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

                                                                          

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре