Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов турында соңгы арада күңелсез хәбәрләр таралган иде. Менә хәзер сөенечлесе: Артур белән бар да яхшы.
Моның шулай икәнлеген тамашачылар кичә автор-башкаручы Гүзәлия концертында күрде.
Бу юлы популярлык казанган "Киек каз юллары" җырын сәхнәдә җырның көй авторы Гүзәлия, Артур Хәсәнов һәм Филүс Каһиров өчәүләп башкардылар. Тамашачы аларның чыгышын алкышларга күмде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез