Газетага язылу

«Артыгын түләгәнсез»: мошенниклар курьер хезмәтләре исеменнән шалтырата башлаган

Аферистлар кешеләрнең банк картасы мәгълүматларын кулга төшерүнең чираттагы ысулын уйлап тапкан: бу юлы алар заказларга түләүдәге ялгышлык темасыннан файдалана. Бу хакта «РИА Новости» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Алдашуның асылы – бик гади генә. Мошенник, «доставка» хезмәткәре буларак шалтыратып яки мессенджер аша язып, янәсе, заказга кирәгеннән күбрәк түләнелүе турында хәбәр итә.

Имештер, акчаны «кире кайтару» өчен банк картасы мәгълүматларын атауны яки смс-хәбәр аша килгән кодны әйтүне сорый. Нәкъ менә шушы мәгълүматны кулга төшерү аларның төп максаты булып тора да.

Министрлыкта басым ясап әйтелгәнчә, чын «доставка» сервислары акчаны кире кайтарганда банк мәгълүматларын да, смс-хәбәр белән килгән кодларны да сорамый.

Хокук саклау органнарыннан тагын бер кат кисәтеп әйтелгәнчә, шалтыратучының телефон номерын һәрвакыт тикшерергә, смс-хәбәр белән килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәскә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре