Газетага язылу

Әсгат Сәфәров Фатыйх Сибагатуллин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Фатыйх Сибагатуллинның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең хатыны Рәдифә ханымга кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде.

“Ирегез – Фатыйх Сәүбән улы Сибагатулинның вафат булуы сәбәпле, эчкерсез кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез, – диелгән анда. – Көчле рухлы шәхес, талантлы җитәкче һәм авыл хуҗалыгын оештыручы, зур профессионал арабыздан мәңгегә китте. Бу – республика өчен дә бик зур югалту, чөнки Фатыйх Сәүбән улы бөтен тырышлыгын, тәҗрибәсен, белемен, күңел җылысын, көч-куәтен аяусыз төстә Татарстанны үстерүгә багышлады. Безгә аның күпкырлы эшчәнлеге җимешләре мираска кала. Янәшәсендә эшләргә насыйп иткән, аны белгән һәркем бу шәхеснең гаять көчле холкы-фигылен, ирләрчә нык сүзен һәм күңел көрлеген онытмаячак.
Сезнең, балаларыгызның иң якын һәм иң кадерле кешесен югалту ачысын уртаклашам. Кулга-кул тотынышып узган гомер юлы, уртак бәхет мизгелләре турындагы якты истәлек сезгә авыр югалтуны кабул итәргә түземлек бирсен. Сабырлык һәм ныклык телим”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре